Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Өйдә ипи пешерү рецепты

Үзегезгә саклап куегыз

Казан шәһәрендә яшәүче хуҗабикә Рания Кашшапова өйдә ипи пешерә. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез, дип яза Интертат.

Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм иләнгән он, 10 грамм коры чүпрә, 1 чәй кашыгы вак тоз, 2 чәй кашыгы шикәр комы, 350 мл җылы су.

Әзерләү тәртибе: иләнгән онга тоз, шикәр һәм чүпрә өстәргә. Өстенә җылы су салырга һәм кашык белән болгатырга. Кул белән түгел, кашык белән генә камырны әзерлибез. Өстен капкач белән тыгызлап капларга кирәк. Камырны 1 сәгатькә җылы урынга куеп торырга. Аннан камырны алып бераз он өстибез һәм түгәрәк ясыйбыз. Өстен кискәләргә дә була. 10 минут ял итәргә калдырабыз һәм 230 градуска кадәр җылытылган мичтә ярты сәгать өстен каплап пешерергә, аннан 10 минут 200 градуста тотарга.

Рания әйтүенчә, бу ипи бик җайлы пешерелә. Ипи кетердәп тора торган була!

Фото: © Рания Кашшапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев