Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш–су осталары

Татарча азу (рецепт)

Тәмле булсын

Бу кайнар ризыкны әзерләү өчен ярты кило ит, 1-2 баш суган, 1-2 данә тозлы кыяр, 6-8 данә бәрәңге, 1-2 тырнак сарымсак, 1-2 аш кашыгы томат пастасы, лавр яфрагы, тоз, борыч кирәк. 

Итне юып, озынча итеп турыйбыз һәм үсемлек маенда кыздырып алабыз. Шуңа ярымай  формасында нәзек итеп туралган суганны өстәп кыздырабыз. Томат пастасын, эре угычтан чыгарылган яисә  вак итеп туралган тозлы кыярны, су яки шулпа кушып, болгатабыз һәм савытның капкачын ябып, итне пешерәбез. 

Аерым табада озынча итеп туралган бәрәңгене кыздырабыз. 

Бәрәңге әзер була башлагач, аны ит пешә торган казанга салып, тоз, борыч, лавр яфрагы кушабыз. Барысын бергә акрын гына бутап, бәрәңге әзер булганчы пешерәбез. 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев