Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

Уксустан башка кәбестә тозлау РЕЦЕПТЫ

Зифа Гарипова рецепты

Мин кәбестәне әчетеп тозлыйм. Аш серкәсе белән әзерләнгән ризыкны бар кешенең дә ашказаны кабул итмәскә мөмкин.  Тозлау  өчен ак башлы, тыгыз кәбестә алам.

Саламлап тураган 1 кг кәбестәгә  25 г тоз, артык зур булмаган уылган кишер, 1 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем укроп орлыгы салып, суы чыкканчы уам. 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, өстен япмый гына табакка утыртып куям.

Суы бүленеп чыга башлагач, агач кашыкнын сабы белән баскалыйм, тозлык шулай итеп кире банкага төшеп бетә. 3 көн бүлмә температурасында тотам. Ул вакытта тозлык – бүленеп чыккан суы кайнамый башлый. Аннары салкынча урынга куям. Мичкә тәгәрәткән вак бәрәңге белән тәмлелеген белсәгез! Көз, кыш айлары өчен менә дигән витамин.

Чыганак Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев