Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш–су осталары

Витаминлы язгы аш пешерү ысулы

Язгы авитаминоз чорында алыштыргысыз ризык бу!

Язгы авитаминоз чорында алыштыргысыз ризык бу!

Кирәк булачак: 600 г кәбестә, 6 шампиньон (яки 300 г катырылган гөмбә), 1 кишер, 1 баш суган, 1 теш сарымсак, 2,5 аш кашыгы томат соусы, яшел тәмләткечләр, базилик, үсемлек мае.

Суган, сарымсак, кишер, гөмбәне (катырылган булса, башта эретергә кирәк) турап, кечерәк кәстрүлгә (яки тирән эчле зуррак табага) салабыз һәм үсемлек маенда 5 минут кыздырабыз. Кәбестәне юка гына итеп турап салабыз һәм барысын бергә тагын 5 минут чамасы пешереп алабыз. Томат соусы, тоз, базилик, 4 аш кашыгы су өстәп, сүрән генә утта 20 минут чамасы пешерәбез.

Ашка яшел тәмләткечләр салып, табынга куябыз.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев