Беренче кар кайчан явачак?
Сентябрь ае Татарстанда кискен суыту һәм кырау төшү белән башланды
Сентябрь ае Татарстанда кискен суыту һәм кырау төшү белән башланды. Әмма, беренче кар әле тиз генә яумаячак. Бу хакта бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Казанда тәүлеклек уртача температураның 10 градустан күчеше 19-22 сентябрьгә туры килә, ә шәһәр читендә һавада беренче кырау күзәтелүнең уртача датасы – 29 сентябрьгә, шәһәрдә – 4 октябрьгә, туфракта – 16 һәм 20 сентябрьгә туры килә. Плюс тамгасы белән булган температура фоны ноль билгесе аша күчсә, моны суыту дип әйтәләр», – дип билгеләп үтте галим.
«Казанда тәүлеклек уртача һава температурасы ноль градус аша гадәттә октябрь азагы – ноябрь башында күчә, шул ук вакытта беренче кар катламы да ята», – дип өстәде агентлыкның әңгәмәдәше.
Галим игътибар иткәнчә, быел сентябрь башындагы һава торышы Казанда октябрьнекенә туры килә. Кичә республика территориясендә ТР Гидрометеорология үзәге суыклар көтелү сәбәпле шторм кисәтүе игълан иткән иде.
Киләсе кышта Татарстан халкына бер-берсен алмаштырып торучы җылылык һәм салкын көннәр көтәргә кирәк, дип саный метеоролог.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев