Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак
Республиканың кайбер районнарында томан көтелә.
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Көндез һәм төнлә 13 градус, аязганда 18 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев