Бүген төнлә -32 градус салкын булачак
Томан төшәчәк
12 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан төшүе көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә явым-төшем көтелми», - диелә синоптикларның хәбәрендә.
Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә бераз кар явачак, төнлә җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, соңрак аның тизлеге бераз көчәячәк.
12 мартта төнлә Татарстанда -22, -27 градуска кадәр суытуы көтелә, термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -11, -16 градус тәшкил итәчәк.
Юлларда бозлавык хасил булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев