Бу атна башында Татарстанда салкын булачак
Кар, яңгыр явачак
Татарстанда салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 18 апрельдә, Республикада көндез аязучан болытлы һава көтелә. Көндезге сәгатьләрдә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез 6...11 градус җылы булачак.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 19 апрельдә, Татарстанда элеккечә болытлы булачак. Кар, яңгыр явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Һава температурасы төнлә -2..+3 градус, көндез +6...+11 градус булачак.
Чәршәмбе, 20 апрельдә, Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кар, яңгыр явачак. Температура төнге сәгатьләрдә 1...6 градус, көндезге сәгатьләрдә 8...13 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев