Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Сак булыгыз: бүген көчле җил көтелә, яңгыр һәм боз явуы ихтимал

5 июньдә Татарстанда көчле җил көтелә, яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин.

 

Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары бозылган вакытта куркынычсызлык чараларын искәртә.

Бүген көннең икенче яртысыннан башлап 23.00 сәгатькә кадәр яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы метеошартларны исәпкә алып, республикада яшәүчеләргә электр уты тапшыру линияләре, агачлар, реклама корылмалары, киштәләр янында тормаска киңәш итә. Шулай ук лапаслар, йорт кәрнизләре янында тору да куркыныч. Һава шартлары бозылганда, имгәнүдән саклану өчен, подъездга яки йорт подвалына качарга кирәк.

Район җитәкчеләренә халыкка хәбәр итү системасының төзеклеге һәм әзерлеген тикшерергә, шулай ук балаларны каядыр алып бару һәм палаткалы балалар лагерьларын эштән вакытлыча туктату зарур.

Һава шартлары кинәт үзгәрүе хакында бигрәк тә балалар савыктыру лагерьларына һәм балалар күпләп җыела торган башка учреждениеләргә хәбәр итүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев