Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Сентябрьдә һава торышы: егерме ел элек һәм хәзер

Уразайда яшәүче Бибел ИБРАҺИМОВ 1996 елдан бирле һава торышы буенча көндәлек алып бара. Аның белән элемтәгә кереп төрле елларда сентябрь аенда һава торышы нинди булганлыгы турында сөйләштек:

  • Быел сентябрьнең кояшлы, коры килүенә сөенәбез. Урып-җыю эшләре барышында да яңгыр “аяк чалмады“, халык та матур көннәрдә рәхәтләнеп бәрәңге алды. Мин үзем 1996 елдан бирле һава торышы буенча көндәлек алып барам. Шул елдан башлап сентябрь айларына күз салсак һава температурасы көндезләрен +22-27 градустан да ким булмаган. 1998 елда +28, 2011дә +29, 2015тә хәтта +30 градуска кадәр күтәрелгән көннәр дә бар. Көндезләрен җылы, төннәрен нәкъ быелгы кебек салкын булган вакытларны да исәпкә алганмын. Мәсәлән, 2001нең 28 сентябрендә чиләктә бер сантиметр су каткан, 2005тә айның 23ендә төнлә температура 2 градуска кадәр төшкән. 2009 елның 27нче числосында -3 булган. Узган ел да ай ахырында шундый ук һава торышы күзәтелгән. Әле 12сендә күк күкрәде дип тә язып куйганмын. Яңгырларга килгәндә, 1996 елда берничә көн карлы яңгыр яуган. Башка елларда яңгырлы көннәрне билгеләмәгәнмен. Бәлки әбиләр чуагы, ел саен сентябрьгә туры килеп, һава торышы быелгы кебек коры булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев