Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптик: Ноябрь җылырак, декабрь салкынрак булачак

Синоптик кышның нинди булачагы буенча фаразларын җиткерде

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев фаразларынча, ноябрь аенда һава торышы гадәттәгедән җылырак була.

“Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка фаразлары буенча, ноябрьдә уртача һава торышы аномаль җылы ( 1°С), ә декабрьдә нормадан түбәнрәк, гыйнвар, февраль, март айларында норма тирәсендә булачак”,- ди синоптик галим.

Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, һава торышы бик капма-каршы булды, дип бәяләде Әүхәдиев.

“Февраль экстремаль салкын иде. Уртача айлык температура минус 15,2°С кадәр төште. Норма буенча минус 10°С булырга тиеш иде. Икенче салкын ай булып сентябрь истә калды. Норма буенча плюс 12°С булырга тиеш булса да, уртача температура 9,8°С ка гына күтәрелде. Аномаль җылы айлар апрельдән августка кадәр сузылды. Май, июнь, август айларында нормадан тайпылыш плюс 4°С тәшкил итте”, - дип мәгълүмат белән уртаклашты доцент.

Быел явым-төшем дә нормадан шактый калышкан. Бигрәк тә яз, җәй айларында аларның җитмәве сизелде.

Августта, мисалга, бары 9 миллиметр гына явым-төшем булган. Норма исә 59 миллиметр тәшкил итә. Июньдә норма буенча 58 миллиметр исәпләнсә дә, җиргә төшкән яңгырлар 21 миллиметрлы гына булган.

Быелның 9 аенда явым-төшем дефициты 100 миллиметрдан да артып киткән.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев