Көндез боз яварга мөмкин
21 августтан 18 сәгатьтән 22 августка 18.00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә урыны белән яшен, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көндез урыны белән җилнең тизлеге 23 метрга кадәр фаразлана һәм боз яварга мөмкин.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев