Синоптиклар ялларның җылы һәм явым-төшемсез буласын фаразлый
Шимбә көндезге температура +19°.. +24° градус булачак
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе якын көннәргә атналык һава торышы фаразын әзерләде. Аннан күренгәнчә, эш көннәрендә республика территориясендә яңгырлар явачак, әмма алар ял көннәренә туктый.
Сишәмбегә төнлә, 21 июньдә, Татарстанда бераз яңгыр явыр. Көндез явым-төшем ихтималы зур түгел. Төнге температура – +8°С..+13°С, көндезен +19°С..+24°С көтелә.
Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә метеорологлар янә яшенле кыска вакытлы яңгырлар буласын фаразлый. Бу көннәрдә республика өстендә атмосфера фронтлары узачак.
21 июньдә көндез термометрлар +21..+26 градус, 22 һәм 23 июньдә +23°.. +28° градус җылылык күрсәтер.
Фаразлар буенча, шимбә һәм якшәмбе явым-төшем көтелми. Шимбә көндезге температура +19°.. +24° градус булачак. Якшәмбе көнгә +21..+26 градус җылылык фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев