Синоптиклар яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтте
Һава торышы

Синоптиклар яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтте

Боз яву ихтималы бар

29 майда иртән һәм көндез Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Казанда җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда боз яву ихтималы бар.

Һава шартлары иртән һәм көндез бозылырга мөмкин. Төнлә явым-төшем ихтималы аз.

Шимбә, төнлә һава температурасы 8-13 градус җылы, көндез 23-31 градус җылы фаразлана.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев