Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы урнашачак
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, һаваның уртача температурасы нормадан 4-5 градуска артып китәчәк.
(Казан, «Татар-информ»). Татарстан территориясенә көньяктан җылы һава агымы килү дәвам итә, шуның аркасында республикада тотрыксыз җылы һава торышы урнашты. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һаваның уртача температурасы 4-5 градуска нормадан артып китә.
Соңгы дүрт көн дәвамында Татарстанда +22дән +28 градуска кадәр җылытачак. Чәршәмбе көнне, 8 майда, төньяк циклонның төньягында катнаш фронтлар үтү сәбәпле, республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар узачак. Аннан киләсе өч көндә явым-төшемнәр көтелми.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185801/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев