Татарстанда 37 градус эссе булачак
Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә
Бүген, 3 августта, Татарстанда 37 градуска кадәр эссе булачак. Ә 4 августтан тагын яшенле яңгырлар башланачак һәм температура акрынлап төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген Татарстанда 32-37 градус эссе, республиканың көнбатыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, боз яву ихтималы да бар.
Иртәгә, 4 августта, яшенле яңгылар һәм тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитә торган көчле җил булачак. Температура 28-30 градус булыр дип фаразлана.
Татарстанда 5 августта — 24-29 градус, 6 һәм 7 августта 21-26 градус җылы булачак дип хәбәр итә синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев