Урыны белән боз явуы ихтимал
Иртәгә, 30 майда Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республика буенча урыны белән, шулай ук Казанда яшенле яңгыр фаразлана. Моннан тыш, көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин.
Көндез төбәк буенча урыны белән боз явуы ихтимал.
Фото: pixabay.com
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев