Татарстанда ял көннәренә көчле кар һәм бураннар көтелә
7 февральдән 9 февральгә кадәр төбәк берничә актив атмосфера фронты йогынтысында калачак
Шимбә һәм якшәмбе республикада карлы булачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 7 февральдән 9 февральгә кадәр төбәк берничә актив атмосфера фронты йогынтысында калачак. Алар күп кар яву, бураннар һәм соңгы көннәрдәге каты суыклардан соң бераз җепшекләнү алып киләчәк.
Җомга, 6 февральдә, һава торышы явым-төшемсез була. Көндез һава температурасы -11дән -16 градуска кадәр.
Кискен үзгәреш шимбә, 7 февральдә көтелә. Республика буенча кар явуы күзәтеләчәк, буран булуы ихтимал. Температура акрынлап күтәрелә башлый: төнлә -14тән -19 градуска кадәр, көндез -7дән -12 градуска кадәр.
Якшәмбе, 8 февральдә, карлы һәм җилле һава торышы бураннар белән дәвам итәчәк. Термометр баганалары акрынлап югарырак күтәрелә: төнлә -8дән -13 градуска кадәр, ә көндез -5тән -10 градуска кадәр булуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев