Татарстанда җилнең көчәюе көтелә
Һава торышы

Татарстанда җилнең көчәюе көтелә

Алдагы тәүлектә температура режимы саклана

12 июльдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

Тулаем алганда, фаразлар буенча алдагы тәүлектә температура режимы саклана: көндез +24...+29, төнлә +10...+15 градус җылы булачак. Күк йөзен бераз болытлар да каплаячак. 

Чыганак


Нет комментариев