Татарстанда кар һәм буран көтелә
Синоптиклар 1 декабрьдә иртән һәм көндез республиканың кайбер районнарында көчле буран булыр дип фаразлый.
(Казан, «Татар-информ»). Синоптиклар фаразлавынча, 1 декабрьдә Татарстанда буран чыгачак, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Матбугат хезмәте хәбәреннән күренгәнчә, 1 декабрьдә көндез кар явачак. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Моннан тыш, республиканың төрле районнарында буран һәм томан, күз күременең 1 километрга кадәр начараюы көтелә.
Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык хасил булуы хакында кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев