Татарстанда яшенле һәм көчле җил көтелә
Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр
Иртәгә, 14 майда, Татарстанда кабат һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр явачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, Татарстанда киләсе атна җылы, әмма яңгырлы көннәрдән башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев