Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Һава торышы

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көндез урыны белән боз яварга мөмкин

Иртәгә, 22 майда Татарстанда янә һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Шимбә көнне урыны белән республика территориясендә, шулай ук Казанда да яшенле яңгыр булырга мөмкин. Шулай ук секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчле җил булачак. Көндез урыны белән боз яварга мөмкин.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча,  иртән һәм көндез төбәкнең кайбер районнарында яңгыр яварга мөмкин.

«Татар-информ» агенлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда көчле җил көннәрне бераз салкынайтачак. 

Чыганак

Фото: pixabay.com

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев