Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Татарстанның бер районында яңгыр сорап намаз укыганнар

Бу намаз ачык җирдә укыла

Буа районы мәчетләренә йөрүче мөселманнар 25 июнь көнне, истиска — яңгыр теләү намазын укыдылар.

Намазда район имам-мөхтәсибе, имам-хатыйблар, мәчетләргә йөрүчеләр һәм Буа мәдрәсендә белем алучы шәкертләр катнашты. Алар шәһәр читенә чыгып, болында истиска намазын укыдылар.

Истиска намазы — корылык сәбәпле игеннәргә һәм хайваннарга зарар килгәндә, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намаз ачык җирдә укыла. Барлык мөселманнар бергә җыелып кырга чыгалар. Кырда һәрбер кеше Кыйблага таба борылып баса. Имам җыелган кешеләргә күп вәгазьләр сөйли.

 Аллаһ Тәгалә кылган гыйбадәтебезне кабул итер, корылык куркынычыннан аралар, кырларыбыз өстендә шифалы яңгырлар явдырыр, мул игеннәр җыеп алырга мөмкинлек бирер, дип ышанып калабыз.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев