Ялларда Татарстанда 30 градус эссе булачак
Коры һава торышы көтелә
Атмосфера басымы югары булу сәбәпле, коры һава торышы көтелә.
23 нче июльдә һәм 24 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Шимбә көнне төнлә һава 16 градуска кадәр җылыначак, көндез – плюс 29 градуска кадәр. Якшәмбе көнне Татарстанның кайбер районнарында бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һаваның максималь температурасы +17 градуска кадәр, көндез +30 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев