Юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә
Бүген көндез республика буенча һава температурасы +3 градустан +8 градуска кадәр күтәреләчәк.
(«Татар-информ»). Бүген, 5 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кайбер урыннарда, ә көндез бөтен республика буенча юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә температура -3 градустан түбән төшмәячәк. Көндез һава температурасы 3-8 градуска кадәр җылына. Шул ук вакытта Татарстанның төньяк-көнчыгышында җылырак булачак.
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, һава торышының үзгәрүе атмосфера фронты йогынтысына бәйле.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/04/183925/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев