Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Тугызбуй» агрофирмасы районда беренче булып урып-җыю эшләрен тәмамлады

Хуҗалыкларда көзге чәчү эшләре башкарыла

Әгерҗе районында урып-җыю эшләре дәвам итә. 7 сентябрьгә барлык мәйданның 27959 гектарыннан  (планга карата – 90 процент) бөртеклеләр җыеп алынган. 

Чәршәмбе көнне Әгерҗе ит комбинатының «Тугызбуй» агрофирмасы, районда иң беренче булып, урып-җыю эшләрен тәмамлады.  

“Наҗар“ һәм фермерлык хуҗалыкларында – 96шар, “Сарсак-Омга“ хуҗалыгында – 95, “Нәүрүз“ ширкәтендә барлык мәйданның 81 процентында эш төгәлләнгән. 

Авыл хезмәтчәннәре хәзерге вакытта бодай, солы, рапс суктыралар. Уртача уңдырышлылык бер гектардан якынча 26,7 центнер тәшкил итә.  

Хуҗалыкларда көзге чәчү эшләре дә башкарыла. Барлык мәйданның 6622 гектарында (планга карата – 69 процент) эш төгәлләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев