Алар Президент белән очрашуга киттеләр
Бүген «Корстон-Казан» комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантанлы кабул итүе узачак.
Чарага муниципаль районнарның, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең, сервис оешмаларының хезмәт алдынгылары вәкилләре чакырылды.
Бу көнне республика авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы игенчеләрен, терлекчеләрен, механизаторларын, КФХ башлыкларын һәм белгечләрен котлыйлар.
Безнең районнан әлеге бәйрәмдә район башлыгы Валерий Макаров, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, идарәнең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Гөлнур Сальникова, “Кадыбаш“ бүлекчәсе шоферы Фәнил Арсланов, “Исәнбай“ бүлекчәсе сыер савучысы Фәзилә Газизова, “Көчек“ бүлекчәсе механизаторы Раил Хисмәтов, 5нче участок комбайнеры Илнар Садыйков, “Агро-Престиж“ ширкәте баш агрономы Рифат Халматов катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев