Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районында республика агрохимиклары 2021 елга йомгак ясадылар

Алга таба бурычлар куелды

Кичә Әгерҗе районының "Наҗар" ширкәтендә республика семинар-киңәшмәсе булып узды, аның кысаларында агрохимиклар 2021 елга йомгак ясадылар һәм 2022 елга планнар турында фикер алыштылар.

Агрохимикларның семинар-киңәшмәсе эшендә «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» башлыгы Ришат Зарипов, "НПФ" НЕДРАПРОЕКТ директоры Камил Шәйхетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин, «Наҗар» хуҗалыгы директоры Адел Латыйпов һәм республиканың барлык районнарыннан авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, "Наҗар" ширкәтендә бүген 550 баш эре мөгезле терлек бар, шуларның 150 - савым сыерлары. Бүгенге көндә һәр сыердан тәүлеккә 23 килограммнан артык сөт савыла. Наил Гобәйдуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген яңа технологияләр һәм яңа техникасыз алга бару мөмкин түгел. Ул җитәкчеләрне алдынгылардан үрнәк алырга өндәде. Киңәшмә барышында «Татагрохим» җәмгыятенең узган елгы эшенә йомгаклар ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды.

- Агрохимикларны һәрвакытта да җирнең уңдырышлылыгы хезмәткәрләре дип атыйлар иде. «Татагрохим» катлаулы икътисадый шартларда да җирләрнең уңдырышлылыгы мәсьәләләрен комплекслы хәл итәргә сәләтле. Компания республика территориясендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә эшли. «Татагрохим» үз мисалында күрсәткәнчә, авыл хуҗалыгы - күңел һәм акыл белән эш итәргә генә мөмкин булган тармак. Шул исәптән җир эшендә дә, - дип билгеләп үтте Наил Фарукович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев