Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗедәге оешма-предприятие хезмәткәрләре яфраказык хәзерләргә булышалар

Быел район башлыгы Валерий Макаров әмере белән районның оешма-предприятиеләре терлек азыгы хәзерләү чорында “Ак Барс–Әгерҗе“ агрофирмасы ширкәтенә яфраказык җыярга булышалар.

  • Райондагы барлык оешмаларның 80 проценты әлеге эшкә кушылды инде. Уртак тырышлык белән 40 тонна яфраказык хәзерләнде, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Бу атнада район Советы һәм башкарма комитеты аппаратларыннан, авыл хуҗалыгы идарәсеннән, башка оешмалардан 50гә якын хезмәткәр Яңавыл янындагы урманнан юкә, чикләвек, вак тирәк агачларыннан пиннекләр әзерләделәр.

  • Хәзер яфраказык әзерләү өчен иң кулай вакыт. Карагыз әле, юкә шау чәчәктә утыра. Димәк, яшь бозауларга файдасы да икеләтә булачак, – ди Дилүс Гаскәрович.

Җитәкче башта инструктаж уздырган. Аннан ир-егетләр ботакларны чабып ташып торганнар, хатын-кызлар мунчага әзерләгән кебек зур булмаган пиннекләр бәйләгәннәр.

  • Күмәкләшеп эшләү шундый рәхәт. Көн болытлырак булгач, кигәвен, черки дә юк, – диделәр хатын-кызлар.
  • Безнең районның күпчелеген урманнар тәшкил итә. Кышка җитәрлек витаминлы азык әзерләмәсәк гөнаһ булыр, – дип әңгәмәгә кушылды район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Бу көнне барлыгы алты тонна яфраказык җыйдылар хезмәткәрләр. Аны Яңавылдагы мегафермага урнаштырдылар.

Гомумән, әлеге кызу чорда авыллардагы бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә “Ак Барс–Әгерҗе“ ширкәтенә ярдәмгә килә.

  • Шунысын да искәртергә кирәк: хәзерләү – бер нәрсә, күп көч куеп башкарылган әлеге хезмәтне кыш көне дөрес куллану да мөһим, – ди Дилүс Гатауллин.

Ул шулай ук мәктәп укучыларын кыш көне бозауларга эчертү өчен витаминлы үсемлекләр җыярга да өнди.

  • Әрем, мәтрүшкә, үги ана яфрагы, ромашкадан әзерләнгән витаминлы чәйне кыш көне яшь бозауларга эчерсәң файдасы бик зур булачак, – ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев