Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Иң яхшы комбайнчыларга – премияләр

Механизаторлар, комбайн классыннан һәм җыеп алынган ашлык күләменнән чыгып, 50, 40 һәм 20 мең сум акчалата бүләк алдылар

Урып-җыю чорында район басуларыннан иң күп бөртеклеләр суктырган биш алдынгы комбайнчы премияләргә лаек булды. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Иң яхшы комбайнчы-2021“ республика бәйгесе игълан иткән иде. Конкурс комиссиясе иң күп суктырылган ашлык күләме һәм иң күп чаптырылган мәйдан күрсәткечләре буенча 235 җиңүчене билгеләде. Механизаторлар, комбайн классыннан һәм җыеп алынган ашлык күләменнән чыгып, 50, 40 һәм 20 мең сум акчалата бүләк алдылар.

“Нәүрүз“ ширкәтеннән район күләмендә иң күп – 1936 тонна бөртеклеләр суктырып беренче урын яулаган Илназ ХУҖИН 50 мең сум премиягә лаек булды. Шулай ук “Нәүрүз“ ширкәтендә көчле егәрлекле “Нью Холланд“ комбайннарында эшләгән Илшат ГАЛЛӘМОВ (барлыгы 1752 тонна) һәм Илдус ГЫЙЛЬМЕГАЯНОВка (1439 тонна) 20шәр мең сум акчалата бүләк тапшырылды.

“Наҗар“ һәм “Сарсак-Омга“ хуҗалыклары кырларыннан “Нова-340“ һәм “Вектор-410“ маркалы комбайннарда 813 һәм 410 тонна ашлык җыеп алган Нурулла ГЫЙМАЗЕТДИНОВ һәм Владимир БАЙКОВ та 20шәр мең сум премия алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев