Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Министр авыл активы белән очрашты

Ул авыл башлыкларына авыл халкын шәхси хуҗалыкларны үстерүгә юнәлтелгән программаларда актив катнашырга өндәргә кушты

Әгерҗегә эшлекле визиты вакытында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл активы – крестьян-фермерлык хуҗалыкларыы һәм авыл башлыклары белән дә очрашты.

Район башлыгы Ленар Нургаянов соңгы елларда Әгерҗе районында техник культураларгаөстенлек бирелүе турында сөйләде. Быел рапс, җитен, көнбагыш мәйданнары арткан. Беренче тапкыр Сарсак-Омгада фермер Разиф Харисов 100 гектарда киндер үстерә. Техник культуралар һәм орлык өчен үстерелүче берьеллык, күпьеллык үләннәр мәйданы 8513 гектар тәшкил итә.

 

«Техник культураларга күчеп баруыгыз яхшы», – диде Марат Азат улы.

 

Ул авыл башлыкларына авыл халкын шәхси хуҗалыкларны үстерүгә юнәлтелгән программаларда актив катнашырга өндәргә кушты. Быел безнең районда җиде гаилә мини-ферма программасында катнашырга теләк белдергән. Программа гамәлгә кергәннән бирле 51 гаилә дәүләт ярдәме алган.

Фермерлар арасында “Эш башлаучы фермер”, “Агростартап” программаларында катнашырга теләк белдерүчеләр дә бар.

 

«Программаларда катнашу буенча тагын да активрак булыгыз», – диде министр.

 

Эшлекле визит вакытында Марат Азат улы Сарсак-Омгада фермер Илнур Сәетовның төзелеп килүче сөтчелек комплексын һәм кукуруз басуын карады.

Соңыннан Сарсак-Омгада фермер Разиф Харисовның киндер һәм рапс кырларында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев