Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район фермерлары чәчүгә әзерме?

Район хакимиятендә фермерлар белән киңәшмә узды

Бүгенге көндә районда 48 фермер һәм инвестор эшчәнлек алып бара. Алар карамагында 22 мең гектар чәчүлек җир һәм 1987 баш мөгезле эре терлек бар. Алдагы еллар белән чагыштырганда, чәчүлек мәйданы 2 мең гектарга, терлекләр саны 294 башка арткан. 

Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре терлекчелек, үсемлекчелек тармаклары, техника, чәчүлек орлык, ашлама алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга Хөкүмәттән бирелүче субсидияләр турында сөйләделәр, документлар тапшыру тәртибе белән таныштырдылар. 

–    Шунысы да билгеле булсын, күптән түгел Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Марат Җәббаров быел субсидияләр иң башта 2019-2020 елларда сатып алынган яңа техникалар өчен, аннан соң гына 2021-2022 елларда алынганнары өчен биреләчәген хәбәр итте, – диде Дилүс Гаскәр улы. 

Бүген аграрийлар чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материаллары, чәчүлек орлыклар хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль. 

Илдә барган вәзгыятькә бәйле рәвештә, быел районда язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы тикшерү иртәрәк башланачак. Бу чит илдән кайтартылучы запас частьлар белән бәйле. Шуңа күрә фермерлар алдына ун көн эчендә техниканы һәм тагылма агрегатларны старт сызыгына кую бурычы йөкләнде. Әлегә әзерлек 85 процент кына тәшкил итә. 

Чәчүлек орлык та җитәрлек күләмдә түгеллеген билгеләп үттеләр. 

–    Орлыкны әзерләү һәм чәчү технологияләрен тиешенчә үтәмәгәндә уңышның 50 процентын югалтырга мөмкин булганлыгы беркемгә дә сер түгел. Монда сортлар төрлелеге дә, орлыкның ничек итеп туфракка керүе дә, чәчү вакыты да мөһим роль уйный. Шуңа күрә чәчүлек орлыкны безнең үзәккә алып килеп тикшертү мөһим бурычларның берсе булуын истән чыгармагыз. Әгәр бу эш Удмуртиядә башкарылган икән, тиешле документларын алып килегез, – диде “Россельхозцентр“ филиалының Әгерҗе районы бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Рәхмәтуллин. 

–    Онытмагыз: сыйфатлы орлык – уңышның нигезе ул. Бары тикшерелгән орлык кына югары уңыш алуга гарантия бирә ала, – дип тә өстәде. 

Безнең район басуларында бөртеклеләрдән аз уңыш алуның төп сәбәпләренең берсе – ул басуларга минераль ашламалар да аз кертелү. Быел республикада аны бер гектар чәчүлек мәйданга 40 кило тәэсир итүче матдә исәбеннән кертү планлаштырылса, бу сан – безнең районда әлегә нибары 12 кило. 

–    Безнең район басуларына тиешле күләмдә ашлама кертелмәгән очракта югары уңышка өмет юк, – диде Дилүс Гаскәрович.

Ул шулай ук кыр эшләре вакытында фермерларга берләшергә дә тәкъдим итте. Техника, агрегатлар белән ярдәм итешеп эшләргә чакырды. 

Киңәшмәдә язгы кыр эшләре башлангачы фермерлар белән тагын семинар-киңәшмә уздырачакларын әйттеләр. Анысы аерым хуҗалыкта оештырылачак.  

–    Бу эш алымнарын, тәҗрибә өйрәнү өчен кирәк, – диде Дилүс Гаскәрович. 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев