Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда бәрәңге уңышы түбән

Басуга бер тамчы да яңгыр төшмәгән

Шәхси хуҗалыкларда бәрәңгене күптән алып бетерделәр инде. Ә безнең районда аны күпләп үстерә торган “Нәүрүз“ ширкәтенең “Уразай“ бүлекчәсендә исә эш сентябрь ахырына кадәр тулы куәтенә алып барылды. Шушы көннәрдә авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән биредә дә эш тәмамланды. 

Быел “Уразай“ бүлекчәсендә барлыгы 150 гектар мәйданда бәрәңге утыртылган булган. Май аенда ук башланган аномаль эссе һәм коры һава шартларында язгы кыр эшләрен унбер көн эчендә төгәлләгәннәр. Әмма яңгыр аннан соң да яумаган. 

–    24 апрельдә һәм 23 майда яуганнан соң, бу басуга башка бер тамчы да яңгыр төшмәде. Шуның нәтиҗәсендә, бәрәңгенең чыгышы да түбән. Узган ел һәр гектардан 265 центнер уңыш алдык.  Хәтта 2010 елгы корылыкта да һәр гектардан 120 центнер бәрәңге чыккан иде. Ә быел аның күләме нибары гектарыннан 70-80 центнер тәшкил итә, – ди бүлекчәнең баш агрономы Рифат Халматов. 

Бәрәңге ашлама кертеп утыртылган, берничә кат корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән һәм өелгән.  Ә менә су сиптерү өчен мөмкинлекләр дә, тиешле агрегатлар да булмаган.  

Өч төрле сорт үстергәннәр: “Ароза“ белән “Крона“ – инде сыналган сортлар. Быел безнең як туфрагы өчен яңа сорт үстереп караганнар. Ул – Самарадан кайтартылган элиталы “Зекура“. Аны гел орлыкка гына салганнар. 

–    Барлыгы 700 тонна орлык әзерләдек. Эре бәрәңге аз. Аны әлегә сакланышка куябыз. Вагын крахмал заводына җибәрү өчен әзерлибез. Варкләд-Бодьядагы малларга да озатабыз, – ди идарәче Михаил Тихонов.  

Тулырак язма - газетабызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев