Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда Фермерлар советы рәисе итеп Тәлгать Муллануров сайланды

Фермерлар советы оешты

Районда фермерлар өчен узган зур бәйрәм тантанасында район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге районда фермерлар советы оештыру тәкъдиме белән чыктылар.

Мондый совет районга күптән кирәк иде инде. Чөнки районга “Ак Барс” агрофирмасы килгәннән соң, фермерлар күләгәдәрәк калган кебек тоелган иде. Әмма алар барыбер сынатмадылар. Ел нинди килүгә карамастан,  бөртеклеләрдән иң югары уңыш алучылар фермерлар булды. 

Итчелек, сөтчелек юнәлешендә эшләүчеләр дә күрсәткечләрен түбән төшермәделәр. Соңгы елларда агрофирма чәчүлек җирләренең бер өлешеннән баш тарткач, районга яңа инвесторлар һәм фермерлар җәлеп ителде. Хәзер райондагы барлык чәчүлек мәйданнарының кырык проценттан артыгы – фермерлар кулында. Барлык продукциянең өчтән бер өлешен дә алар җитештерә.

- Бүген бар өмет - кече хуҗалыкларда. Һәм без аларның хуҗаларының кулга-кул тотынып, киңәшләшеп эшләүләрен телибез. Шунлыктан районда  фермерлар советы оештыру турында тәкъдим белән чыгабыз. Әлеге совет сезне бер йодрык итеп тотарга, авырлыклар булганда бер-берегезгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.

Фермерлар әлеге идеяне хуплап каршы алдылар һәм аның рәисе итеп бертавыштан Кичкетаң фермеры Тәлгать Муллануровны сайладылар. Тәлгать Хәмзә улы гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Соңгы елларда ул сарык үрчетү белән шөгыльләнә. Һәрвакыт үз фикерен төгәл итеп җиткерә белгәне, дөреслек яратканы өчен хөрмәт итәләр аны. 

- Күрше Удмуртиядә фермерларның эшне дөрес оештырып, килешеп, бердәм булып эшләүләренә һәрвакыт кызыгып килдек. Бездә дә хәзер эшлекле очрашулар еш булыр дип уйлыйм. Чөнки проблемалар шактый. Аларны хәл итү юлларын бергә эзләячәкбез, - диде Тәлгать Муллануров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев