Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр

Барлыгы 29780 мең гектарда кыр эшләре башкарылырга тиеш

Гадәттә, авыл хуҗалыгы тармагында техниканы тикшерү апрель башларында уздырыла иде. Быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге эшне ике атна алдан башкару турында карар чыгарды. Техника, запас частьлар, ягулык-майлау материаллары, ашлама, чәчүлек орлыкка бәя артып тору сәбәпле, махсус комиссия алдына аграрийларның мөһим кампаниягә әзерлеген бәяләү генә түгел, аларның проблемаларын да өйрәнү бурычы куелды.

ЧАНАНЫ – ҖӘЕН, АРБАНЫ – КЫШЫН
Бу мәкаль гомер-гомергә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен актуаль булып кала. Быелгы шартларда бигрәк тә.
– Шунысы сөендерә, районда хуҗалыклар, фермерларның күбесе сәгать сукканны көтеп ятмадылар, запас частьларны декабрь-январь айларында ук хәстәрләп куйдылар. “Наҗар” хуҗалыгы, Азеводан Рамил Исмәгыйлев, Салагыштан Марат Мөхәммәдиев, Тәбәрледән Фәнис Хаҗиев  кебек фермерлар ремонт эшләрен ел башында ук төгәлләделәр. Аларның техникалары старт сызыгында бүген, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.

Башкалар да сынатмаганнар. Моның шулай икәнлегенә техниканы тикшерүдә катнашкан “Татарский” агрохимия хезмәте үзәге директоры Әнәс Локманов җитәкчелегендәге комиссия дә инанды. Казан белгечләре, башка еллар белән чагыштырганда, быел Әгерҗе районының кыр эшләренә әзерлеген яхшы яктан билгеләп үтте.

КУРЫКМЫЙЧА КӨТӘБЕЗ
Мөһим кампанияне шулай көтүләрен белдерделәр “Нәүрүз“ ширкәте хезмәтчәннәре. Чөнки быел ширкәттә проблемалар үзвакытында хәл ителеп барылган. Чәчүлек орлык тулысы белән әзер. Быел орлыкны яңарту максатыннан кырларга 100 тонна элиталы арпа, шуның кадәр суперэлиталы бодай чәчәргә планлаштыралар. Хәзерге вакытта ширкәттә орлык агулауга әзерлек эшләре бара. 

Ашлама кайту да дәвам итә. Әлегә ул бер гектарга 28 кило тәэсир итүче матдә исәбеннән әзерләнгән. Ә план буенча – 61 килога кадәр җиткерү (узган ел 47 кило булган). Ягулык-майлау материалларын да җитәрлек күләмдә алу буенча килешүләр төзелгән. 

Язгы кыр эшләрендә катнашачак 56 тракторның 44е тулысынчы төзекләндерелгән. Калганнарында да соңгы ремонт эшләре бара.  

Соңгы вакытта чит ил техникасына запас частьлар табу белән проблемалар килеп туганы беркемгә дә сер түгел. Ширкәт җитәкчесе Игорь Васильев: “Без иртәрәк өлгереп калдык“, ди. Чит ил техникасыннан ике “Нью Холланд“ тракторының двигательләрен, берсенең “коробка“сын  ремонтлаганнар. Калган өчесенә һәм ике “Хорш“ чәчкеченә җитди ремонт таләп ителмәгән. 

“Нәүрүз“дә баш агроном вазифасына Алмаз Шәйхуллин билгеләнгәч, җиргә үзгә караш тоемлана башлаган. Узган көздә ширкәт карамагындагы барлык чәчүлек мәйданнар тиешле агротехник чараларны үтәп эшкәртелгән.

Тагын бер яңалык – алты меңнән артык гектарда көзге культуралар бер-берсеннән ерак түгел зур-зур массивларда чәчелгән.  

Быелгы мөһим чорда чәчү комплексларын ике сменада эшләтү турында уйлыйлар. 

Эшче көчләр белән проблема юклыгын да әйттеләр. Соңгы вакытта хезмәт хакы буенча да бурыч бетерелгән. 

Комиссия бу көнне Бима фермеры Захар Ишмурзинның техникасын да карады. Аның бөртекле культуралар үстерә башлавына өченче ел гына әле. Беркемнән ярдәм көтмичә, кулыннан килгәнчә тырыша Захар. Аның 700 гектар чәчүлек җире бар. Шуның 350 гектарында – бодай, калган мәйданында арпа үстерергә планлаштыра. 100 гектары күпьеллык үлән булачак, ди ул. 

Узган ел Пеләмеш җирләрен шушы җирлектә туып-үскән эшмәкәр Евгений Ибраев алган иде. Ул биредә бер меңгә якын гектарда бөртекле культуралар үстергән. Кортчылык белән дә шөгыльләнүче инвестор 1200 гектарда баллы үсемлекләр чәчкән булган. 

Ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар кайтартылган. Шушы көннәрдә орлык агулау эшенә керешәчәкләр. 

–    Узган ел җәй коры һәм эссе булу сәбәпле, игенчеләргә җиңел булмады. Шунлыктан быел алар кыр эшләренә тагын үҗәтләнебрәк, тырышыбрак әзерләнәләр. Җир кардан тулысы белән ачылганчы бар нәрсә йөз процент әзер булырга тиешлеген яхшы аңлыйлар, – диде Дилүс Гаскәр улы. 

Кыр эшләренә әзерлек буенча “Нәүрүз“ ширкәтенә – беренче, “Наҗар“ хуҗалыгына – икенче, инвестор Евгений Ибраевка өченче урын бирелде.  

Белешмә:
Районда барлыгы 29780 гектарда язгы кыр эшләре башкарылырга тиеш.
Аның 9600 гектары – “Нәүрүз” ширкәте, 14058 гектары фермерлар, калганнары “Наҗар“, “Сарсак-Омга“ хуҗалыклары һәм “Тугызбуй“ агрофирмасы карамагында.

Тулрак итеп Миләүшә ЯГЪФӘРОВА язмасын газетабызның җомга санында укыгыз.
Яшь фермер Захар Ишмурзин комиссиягә тагылма агрегатларны күрсәтә. / М.Ягъфәрова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев