Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Райондашларны бәрәңге чүпләүдә ярдәм итәргә чакыралар

Ун капчык эре бәрәңге тутырган очракта, бер капчыкны күчтәнәчкә бирәләр.

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенә бәрәңге чүпләүдә ярдәм итеп, үзегезгә дә кышка икенче икмәк запасы туплау мөмкинлеге бар.

“Уразай“ басуларында үскән икенче икмәк Көчек, Бима, Кадыбаш, Исәнбай амбарларына һәм Тирсәнең 5нче участогы базасына кайтартылган. Әмма аны аерырга эшче көчләр җитми.

  • Эре бәрәңгене капчыкларга тутыруда сезнең ярдәм кирәк, райондашлар. Ун капчык тутырган очракта, бер капчыгын үзегезгә бирү мөмкинлеге бар, – ди ширкәтнең директор урынбасары Зиннур Абдуллин.

Тутырылган капчыклар саны күбрәк булган саен кешенең үзенә тиешле өлеше дә арта, димәк. 

Югарыда телгә алган нокталарга райондашларыбыз шәхси мөмкинлекләренә карап көн саен бәрәңге аерырга бара алалар. Бу, нигездә, әлеге авылларда яшәүчеләргә кагыла. Ә шимбә көн Көчеккә һәм Тирсәгә бару өчен махсус автобус билгеләнә. Бу очракта Әгерҗе халкының ихтыяҗы күз уңында тотыла. Ягъни шәһәр халкына кышка бәрәңге запасы туплау өчен мөмкинлек бирелә. Барырга теләүчеләрнең алдан 25184, 24385, 89063304934 телефоннарына шалтыратып хәбәр итүләре сорала.

Автобус “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте бинасы яныннан (Казанская урамы, 73) иртәнге сәгать 8дә кузгалып китәчәк. Көн дәвамында бер тапкыр бушлай ашату каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев