Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы яңа эш башлаучы фермер мәктәбенә чакыра

Татарстанның Аграр яшьләр берәшмәсе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 15-17 марттан Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбендә укулар оештыра, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. 

Укулар Казанда «Идел» яшьләр үзәгендә уза. Анда катнашуга авыл җирендә яшәүче, авылда үз бизнесын ачрган җыенучы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр, яшь фермерлар, шулай ук бер елдан азрак эшләүче крестьян - фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла. 

Уку кысаларында бизнесны планлаштыру, бизнес-план әзерләү нигезләренә өйрәтәчәкләр. 

Чараның төп максаты – үз бизнесын башларга теләүчеләрне крестьян - фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү, аларда үз эшләрен уңышлы башлап җибәрү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр булдыру, авыл яшьләре арасында эшкуарлыкны планлаштыру күнекмәләренә өйрәтү һәм эшкуарлыкны популярлаштыру. 

Мәктәптә катнашу өчен 2019 елның 5 мартына кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон заявка тутырырга кирәк: https://myrosmol.ru/event/23170

 

(“Ватаным Татарстан“)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев