Заманча техника – тырыш механизатор
Чәчү марафоны кызып бара
Кырларда икмәк уңышына нигез салына
Апрель аенда яңгырлар еш яву сәбәпле, аграрийлар чәчүгә узган елга караганда нәкъ ике атнага соңрак керештеләр. Шуңа күрә эшне кызу тотарга тырышалар. Шул ук вакытта сыйфат турында да онытмыйлар.
Иң беренче булып керештеләр
Быел районда иң беренче булып чәчүгә иң эре хуҗалык "Нәүрүз" ширкәтендә чыктылар. Хуҗалык кырларында арпа, көнбагыш, бодай культураларын чәчү тулы көчкә алып барыла. 12 майга 19902 гектар чәчүлек мәйданының 3420 гектарында эш башкарылган. Чәчү, җир эшкәртү, ашлама кертүдә 20дән артык техника эшли.
"Наҗар" хуҗалыгында да эшнең кызган чагы. Кырларда тракторлар гөрелтесе тынып тормый. Иң тәҗрибәле механизаторлар Ирек Гыйләҗев, Айрат Кәримов, Ранис Шамилов, кызу эш вакытында ярдәмгә килгән пенсионер Раил Төхвәтуллин бөртекле культураларны җиргә иңдерәләр.
– Кайсы басу өлгерә, шунда чәчәбез. Һава торышына бәйле рәвештә эзлеклелек белән алып барыла торган эш ысулы быелга хас түгел, – ди хуҗалык җитәкчесе Адил Латыйпов.
Хәзерге вакытта азык кушылмасы чәчәләр. Арпа кырларында да эш башланган. Аларны төгәлләгәч бодай басуларына күчәләр.
Фермерлардан иң беренче булып Салагыштан бертуган Марат–Мансур Мөхәммәдиевлар кырларында эш кызу алып барылды. Алар, туган авыллары кырларында районда иң беренчеләрдән булып, 385 гектарда арпа, бодай, көнбагыш чәчүне төгәлләделәр. Хәзер фермерлар Исәнбай басуларында дым каплату, 500 гектарда көнбагыш, 250 гектарда бөртекле культуралар чәчү белән мәшгуль. 1500 гектар тәшкил итәчәк рапс басуларында да эш башланган.
Башка фермерлар кырларында да соңгы көннәрдә чәчү эшләре тулы куәткә алып барыла.
Заманча техника иярли
"Нәүрүз" ширкәте механизаторы Рамис САТТАРОВ та бу көннәрдә алны-ялны белми эшли. Заманча, көчле куәтле "Кировец" тракторын иярли ул. Техника да, аңа тагылган "Гаспардо" агрегаты да чагыштырмача яңа. Узган ел әлеге тракторны "Нәүрүз" ширкәте җитәкчелегенең нәкъ менә Рамиска ышанып тапшыруы юкка түгел. Чөнки ул – хуҗалыкта иң тәҗрибәле, техниканы биш бармагы кебек белә торган җир улы.
...Мәктәп тәмамлагач туган авылы Кодаштан читкә китү турында уйламый Рамис. Югары сыйныфларда трактор фәненнән укыткан Нәркис Миннәхмәтовка гомере буе рәхмәтле. 30 елга якын ул биргән белем буенча эшли. Хезмәт елларының башлангыч чорында Т-40, аннан ЮМЗ тракторларында чыныгу ала. Соңыннан күп еллар МТЗ-1221 тракторында язын-көзен җир эшкәртә. Икенче сезон "Кировец" та "Нәүрүз" ширкәте кырларына көнбагыш һәм кукуруз чәчә җир улы.
– Әлеге агрегат нәкъ менә шушы культуралар өчен исәпләнгән, – ди Рамис.
Эссе язның бер көнендә механизатор янына утырып без дә басу әйләндек. Агрегат ун метрлы. Элек бөртекле культураларның тигез төшүен күзәтеп бару өчен чәчүчеләр агрегат артына басып йөриләр иде. Ә хәзер... барысы да экранда. Механизатор әлеге агрегатның өстенлеген югары бәяли.
– Орлыклар бер тирәнлектә һәм билгеләнгән арада туфракка төшеп бара. Тизлекне арттырган очракта да орлыкны чәчү төгәллеге саклана, – ди ул.
Әгәр туфракка орлык төшми башлый икән, монитор сигнал бирә. Күпме эш башкарылган, никадәр ягулык-майлау сарыф ителгән – барысы да күз алдында. Бу тракторның өстенлеге һәм механизаторлар өчен җиңеллеге шунда: руль белән идарә итәсе юк. Бары борылышларда гына руль ярдәмендә эзгә бастырасың да, аннан техника үзе хәрәкәт итә.
Урамда 30 градус эссе булса да, кабинада җиләс, рәхәт. Кондиционер эшли. Тузан бөртеге дә керми.
– Мондый тракторда эшләү һәр механизаторның хыялыдыр. Элек бит басудан эштән кайтканда күзләр генә ялтырап тора иде. Хәзер киемгә дә тузан сирәк куна, – дип елмая Рамис.
Ул көн саен 95 гектарда эш башкара. Нормасын арттырып үти. Көндезге сменада эшли. Төнлә аны Алекс Исламов алыштыра. Икенче ел икесе бергә эшлиләр.
– Авылны сайлаганыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Әгәр шәһәрдә яшәсәк, туган як кырларында эшләүнең тәмен дә, ямен дә белмәс идем, – ди Рамис.
– Үземне балачакта әтием Рәмзил техника серләренә өйрәтсә, улым Айнурга җир эшләрен мин сеңдереп үстердем. Улыбызның Ижауда механик белгечлегенә укуына, узган ел урып-җыю чорында чит ил комбайнын иярләвенә, хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүенә, киләчәктә туган районыбыз кырларында эшләргә теләге зур булуына сөенәм, – дип өсти җир улы.
Белешмә: Район кырларында 12742 гектарда бөртекле, 9022 гектарда техник, 9601 гектарда азык культуралары чәчелергә тиеш.
12 майга 10730 гектарда эш төгәлләнгән (планга карата – 34 процент).
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев