Әгерҗе районында бөртеклеләрнең кырык сигез проценты җыеп алынды
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗе районында бөртеклеләрнең кырык сигез проценты җыеп алынды

7 августка район кырларыннан барлыгы 12180 гектарда (планга карата – 48 процент) бөртеклеләр суктырылган.

“Агрофирма–Әгерҗе” ширкәтендә 9120 гектар (45 процент), “Наҗар”да 430 гектар (70 процент), “Сарсак-Омга”да 730 гектар (80 процент), фермерлык хуҗалыкларында 1895 гектар (53 процент) мәйданда урып-җыю төгәлләнгән. Бүгенге көндә игенчеләр “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең арпа, арыш, бодай басуларында эшлиләр. Уртача уңдырышлылык – бер гектардан 16 центнер.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев