Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗедә узган ярминкәдә күгәрчен сөте генә юк иде

Бүген Әгерҗедә беренче көзге ярминкә гөрләде. Ул Өлкәннәр көненә багышлап уздырылды.

Халыкның ярминкәгә сузаганы сизелеп тора. Иртәнге сәгать җидедә үк сатучылар янында халык кайнаша башлады. Ит, ашлык, бәрәңге һәм башка яшелчәләр тәкъдим итүчеләр янында чиратлар да хасил булды. Бәяләр дә “тешләми“. Арпаны – сигез, бодайны – тугыз, бәрәңгене – сигез-тугыз, сыер итен – 250-280, сарыкныкын 300 сумнан алырга була иде. Балны 1400-1500 сумга тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә бакча җиләге, чәкчәк сатучылар да бар иде. Суйган каз, үрдәк, куян, бытбылдыкны да яратып алдылар. Сөт һәм сөт ризыкларын күпләп алып чыгучыларга да рәхмәтле булды әгерҗелеләр. Яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче Трейданнарда бар нәрсә дә бик арзан бәя белән сатыла дип сөенде халык. Гомумән, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте, район кулланучылар җәмгыяте, “Агрохимсервис“ оешмалары, крестья-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар бик күп продукция тәкъдим иттеләр халыкка. Можга питомнигының агач, чәчәк үсентеләрен дә бик теләп алдылар.

  • Ярминкәдә бар да бар, күгәрчен сөте генә юк, – дип сөенүен белдерде Гүзәл апа Нуриәхмәтова.

Бу көнне өлкәннәргә волонтерлар да ярдәмгә килде. Пенсионерларның авыр сумкаларын алар өйләренә кадәр күтәрешеп кайттылар.

Район башлыгы Валерий Макаров та ярминкәдә катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде. Ике атнадан янә Әгерҗедә ярминкә гөрләячәген хәбәр итте оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев