Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Балык эләкмәсә, үч итеп яңадан барасың

Тирсә авылында яшәүче Сәйдәш УРАЗМАНОВ кыш көне дә балыкка йөри.

 

ТӘНӘФЕСТӘ БАЛЫК ТОТА ИДЕК

Мәктәптә 15-20 минут тәнәфес вакытында кармак тотып елгага йөгергән малай-шалайны күргәнегез бармы сезнең? Ә менә Тәбәрле мәктәбендә 70нче елларда укыган малайларның күбесенә балык “чире” нәкъ менә шул вакытларда ук йоккан.

–       Туган авылым Тәбәрледә без үскәндә өч буа бар иде. Шуның икесендә карп балыклары үрчи. Тәнәфестә без – малайлар мәктәп янындагы буага йөгерәбез. Кармакларны да бер-беребездән калышмый үзебез ясый идек, – дип сөйли Сәйдәш абый.

Дәрескә соңга калган өчен укытучылардан да эләккәндер, әмма 10-12 яшьлек малайлар моңа артык әһәмият бирмиләр. Иң мөһиме, кулда балык!

 

УНӨЧ КИЛОЛЫ ЧУРТАН

1995 елда Тирсәгә күченгәч биредә Тәбәрледәге кебек буалар булмаса да аптырап калмый Сәйдәш. Беренче баруында ук Чаж елгасында да балык каптырырга мөмкин булуын аңлый.

–       Бу елга кушбаш (голавль), бәртәс (язь), кызыл күз (сорожка) балыкларына бай, – ди ул.

Ә Чулман елгасында кармакка иң еш эләгә торганнары чуртан (щука), сыла (судак) балыклары икән.

–       Күптән түгел Чулман елгасыннан 13 килолы чуртан эләктердем. Бу – балыкчы өчен зур табыш, – ди Сәйдәш абый.

Аның 7-8 килолы карплар да каптырганы бар. Ә чуртан балыгыннан табышның бер көнгә 30 килога җиткән чаклары да булды, ди.

 

БЕР УРЫНДА ГЫНА КАПМЫЙ

–       Чын балыкчы өчен ел фасылының нинди булуы мөһим түгел. Әмма мин күбрәк кышын йөрергә яратам. Җәй көне дә рәхәт, әмма бер кыенлыгы бар, черки күп, – ди Сәйдәш абый. – Тагын рәхәт бер вакыт бар. Ул – боз киткәннән соң балык каптыру.

Балыкка дип 150 чакрым юл узган вакытлары да була, Мамадыш районы Нократ елгасына кадәр барып та хыялын тормышка ашырганы бар. Кайбер көннәрдә балыксыз кайтса да төшенкелеккә бирелми.

–       Андый чакларда үч итеп, ачу килеп икенче көнне яңадан барасың. Өч баруның берсендә балыксыз кайту – ул гадәти күренеш, – ди елмаеп.

Бүген бу урында балык күп капты дип, икенче көнне ул урынга барырга ярамый дип тә кисәтә. Чөнки бер урыннан гына балык каптырам димә, ди ул.

Кышын да, җәен дә балыкка көн яктырылганчы бара. Ә юлга чыкканчы бөтен кирәк-яракны тәртип белән кичтән әзерләп куя. Кармаклар, җим, кием-салым, ашау-эчү хәстәрли.

–       Хәзер балыкка йөрүнең авырлыгы юк дияргә дә була. Техника бар, җил, салкын үткәрми торган махсус киемнәр сатыла, хәтта җимгә кадәр алырга була, – ди.

 

ТӨРЛЕ ХӘЛЛӘР БУЛА

Балык каптыра торган урыннарны биш бармагы кебек белсәләр дә, балыкчылар да төрле хәлләргә еш юлыгалар.

–       Чулманда кыш башында боз катламы юка иде. Хәзер генә 30 сантиметрга җиткән урыннары бар. Шуңа күрә озак кына боз өстенә кереп булмады, – ди һәвәскәр балыкчы.

Саксызлык аркасында суга төшеп киткән чаклары да бар. Кыш көне дә мондый күңелсез хәлләргә юлыгу ихтималы булуын истән чыгармаска, сак булырга кирәк, дип кисәтә.

–       Тәҗрибәле булсаң да, бер ялгыш адым һәлакәткә китерә. Шуны истән чыгармавың яхшы, – ди Сәйдәш абый.

 

БАЛЫКТАН КӘТЛИТ, КОНСЕРВ

Балыкны гаиләләре белән яраталар Уразмановлар! Сәйдәш абый үзе дә аннан ниләр генә ясамый!

–       Чуртаннан кәтлит бик тәмле була, – ди ул. – Уха һәм кыздырган балыкны кем генә яратмый икән!

Алар хәтта балык консервасы да ясыйлар. Моның өчен чистартылган балыкны банкаларга тутырырга, тоз, борыч, лавр яфрагы гына салырга кирәк, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев