Мондый җылы кыштан соң, яхшы уңыш алып булырмы
Салкыннар белән бәйле рәвештә, кар катламы булмаган кырларга куркыныч яный
Быелгы аномаль җылы һәм карсыз кыш аптырашта калдырды.Бакчачылар да, игенчеләр дә, алда уңыш ничек булыр, дип борчыла. Әгәр җәйге корылыктан су сибү машиналары коткарса, кышкы җылылыктан чаралар әлегә уйлап табылмаган. Көзге культуралар уңышына һава торышы ничек тәэсир итәр, хайваннарга, агачларга куркыныч яныймы?
Быелгы кыш Татарстанда, Россиянең бөтен Европа өлешендәге кебек үк, тарихта иң йомшак кышларның берсе булырга вәгъдә итә. ТР Гидрометеоүзәге инде берничә тапкыр температура рекорды куярга өлгерде. Мәсәлән, 29 гыйнварда Казанда көндезге температура +3,6 градус тәшкил итте (бу көн өчен алдагы максимум – 1,7 градус җылылык 2002 елда теркәлгән иде). Ә 31 гыйнварда республика башкаласында һава +2,9 градуска кадәр җылынды (элеккеге рекорд + 2,6 градус 2016 елда куелган иде). Гыйнвар аенда уртача температура климатик нормадан (– 13,7 градус) 10-11 градуска артып китте.
Февральнең беренче яртысында – 15 градуска кадәр салкыннар килсә дә, айның икенче яртысында тагын җылытачак, дип фаразлый синоптиклар.
Һава торышы аномалияләре Татарстан аграрийларын ныклыкка сынавын дәвам итә, алар тагын бер кат безнең республиканың чын мәгънәсендә куркыныч игенчелек зонасына керүен раслый.
Басулардагы уҗымнар кар юрганы астында йокларга һәм язга көч туплап уянырга тиеш. Әмма быелгы «язгы» кыш аларны мондый мөмкинлектән мәхрүм итте һәм стресска кертте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, әлегә тикшерелгән кырларда чәчүлекләрнең һәлак булуы рөхсәт ителгән чикләрдә – 2-3 процент чамасы. Салкыннар белән бәйле рәвештә, кар катламы булмаган кырларга куркыныч яный.
«Татарстанда быел көзге культуралар 485 мең гектарда чәчелде, шуның 85 процентын бодай били. Шул ук вакытта көзге бодай – кышкы шартларга бик таләпчән культура, аңа күп факторлар йогынты ясарга мөмкин», – дип сөйләде Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы, профессор Мира Пономарева.
«Хәзер республиканың төрле районнарында кар катламының калынлыгы якынча 4тән 23 сантиметрга кадәр. Без кар аз булган кырлар өчен борчылабыз, ә яңгыр яуса, ул бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Кар 20 сантиметр чамасы булган урыннарда үсемлекләр тирән тынлыкта, үсми, алар өчен без әлегә борчылмыйбыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев