Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Сарсак-Омга лицее педагог-оештыручысы Альмира Кызылтопрак Төркияне авылга алыштырган

Аннан һәрчак кызыклы идеяләр ташып тора

Сарсак-Омга лицее педагог-оештыручысы Альмира КЫЗЫЛТОПРАКны хезмәтттәшләре һәм лицей укучылары зур табыш дип атыйлар. Чөнки аннан һәрчак кызыклы идеяләр ташып тора.

– Ул үзенә тапшырылган эшне бик тиз, шул ук вакытта бөтен күңелен биреп, иҗади якын килеп башкара белә. Ул ясаган фотозоналар гына да ни тора?! – дип сөйли директор Ләйсән Шәйдуллина. – Соңгы кыңгырау бәйрәменә дә фотозона уйлап табарга кирәк булыр әле.
– Ничек инде? Нибары ике көн калып бара бит, – дип каршы төшәбез.
– Аңа бер төн дә җитә, – дип елмая Ләйсән Маликовна.
Менә шундый инде ул Альмира!

Зариповлар гаиләсе Кыргызстаннан Сарсак-Омгага 1987 елда кайтып төпләнә. Һәм бу уйламаганда шулай килеп чыга. Башта Ижауда, аннан Әгерҗедә калырга уйлыйлар. Әмма әниләре Флүрә Камиловнага Сарсак-Омгада әдәбият укытучысы урыны тәкъдим итәләр. Акыллы, кешелекле, үз һөнәренә гашыйк укытучыны һәм аның аралашучан, ягымлы кызлары Ранета белән Альмираны авыл халкы шунда ук үз итә.
Кызлар актив булып үсәләр һәм икесе дә рәсем ясарга бик яраталар. Рәсемне хәтта идәнгә дә ясый торган булалар. Дәресләрдән соң көн саен диярлек рәсем сәнгате укытучысы Асия Хәсәнованы “аптыраталар“.
– Мин бу гамәлемне хәзер генә аңлыйм. Әмма ул чакта өчәүләп (аларга дус кызлары да иярә – авт.) аның кабинетына килеп, кичкә кадәр утырган чаклар да күп булды. Сабыр һәм кешелекле Асия Вәлиевна безгә берни дә әйтми, киресенчә, иҗатка тартылуыбызны бары хуплый иде, – дип елмая Альмира.

Рәсем сәнгатеннән тыш, Альмира биология, әдәбият, тарихны ярата. Баскетбол, волейбол белән мавыга. УдГУның спорт факультетын тәмамласа да, ул чакта мәктәптә эшләү теләге булмый. Модалы кием-салым кибетенә сатучы булып урнаша. Бер айдан аны администратор итеп билгелиләр.
– Без француз бренды киемнәрен тәкъдим итә идек. Мин алар белән төрле комбинацияләр уйлап табам һәм киемнәр бик тиз сатылып бетә иде. Шунда булачак ирем белән таныштым, – дип сөйли Альмира.
Берникадәр вакыттан соң Ильмазга туган ягы Төркиягә кайтып китәргә туры килә. Альмира юллама белән әлеге илгә бара һәм шунда кала. “Каршы ал, әни, мин сиңа охшаган кәләш алып кайттым” дигән сүзләр белән таныштыра Ильмаз әнисен килене белән.
Шул рәвешле Альмира 9 ел чит илдә яши. Әмма һич кенә дә үкенми. Төркияне ул үзенә күрә бер мәктәп дип атый. Аны биредә яраталар. Ул зур кызыксыну белән милли ризыклар әзерләргә өйрәнә, шул ук вакытта рус пилмәне һәм тозлы балык турында да онытмый.
Кул эшләре белән шөгыльләнә. Кайчак каенанасы белән үзенчәлекле ярыш оештыралар: кофтаны кем тизрәк бәйләп бетерә һәм кемнекен тизрәк сатып алалар? Әлбәттә, яшьлек җиңә. Башкача мөмкин дә түгел: Альмира һәр эшен күңел җылысын кушып башкара.
Иренең энесенә математика буенча фигуралар ясарга да бик теләп булыша. Ә аның рәсемнәре әле һаман да Төркия мәктәбе вестибюлендә күргәзмәдә урын алып тора икән. Иренең энесеннән аңа кем булышканлыгы турында сорый башласалар, ул, гади генә итеп, “Россия кәләше” дип җавап бирә.

Әлеге дә баягы “Россия кәләше” анда бик кызыклы эшчәнлек башлап җибәрә.

Екатерина САМСОНОВАның язмабыз герое турында тулы материалны газетабызның җомга санында укыгыз.

Телефон камерасын QR-кодка якынайтып, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы сайтыннан (#селомоясудьба) һәм социаль челтәрләрдән Альмира Кызылтопрак турындагы видеоны да карый аласыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев