Умарта ояларын барлар чак
Яз җитеп, көннәр җылыта башлауга умартачыларның да эшләре арта. Алар хәзерге вакытта нәрсә белән шөгыльләнәләр? Быел бал кортлары ничек кышлаган? Шушы һәм башка сораулар белән Биектаудан умартачы Фидай КӘРИМОВка мөрәҗәгать иттек.
– Иң элек шуны әйтим әле: мин умартачылык белән яшьлек елларымнан бирле шөгыльләнә башласам да, бу кәсептә берара озын гына тәнәфес булып алды. Соңгы өч-дүрт елда кабат кортчылык белән кызыксына башладым. Бу өлкәдә һәркем үз эш тәҗрибәсенә таянып эш итә. Мин дә нәкъ шулай. Безнең авылда элек-электән кортчылык белән шөгыльләнүчеләр күп булган. Минем дә тәҗрибәм нәкъ менә шуларның киңәшләренә нигезләнеп тупланган. Шуңа күрә “минеке дөрес” дип раслаудан ерак торам.
Быелга килгәндә, бал кортлары кышны исән-имин чыктылар. Кыш җылы булгангадыр инде, еш кына базга чыгып очып йөргәннәре дә күренде. Аларны тышкы якта кышларга калдырган очракта да зыян килмәс иде, мөгаен.
Бакчада карлар эрүгә умарталарны баздан чыгарып куйдык инде. Чөнки бал кортларын иреккә никадәр иртәрәк чыгарсаң, алар өчен шуның кадәр әйбәтрәк санала. Шул ук вакытта кортлар өен җылыда тоту да кирәк. Бу аларның алга таба актив эшләп китүе өчен аеруча мөһим.
Урамга чыгарганнан соң иң беренче эш итеп умарта ояларының төбен чистарттым. Чөнки бөтен пычрак, үлгән кортлар шунда җыела. Артык бер умарта булган очракта бу эшне башкару бик уңайлы: чистартып, шунда күчерә генә барасың.
Моның белән беррәттән тукланыр өчен ризыклары барлыгын-юклыгын да тикшерәсең. Шәхсән мин көзен бер умартада 14-16 кило бал калдырам, гәрчә уртача 12 кило да җитә дисәләр дә. Запас белән булгач, кортлар ачыгыр дигән курку юк.
Варроа дип аталган талпан зыян китермәсен өчен алдан ук чарасын күрү кирәк. Элек бу эшне көзен генә башкара идек, хәзер язын да эшкәртәбез. Чөнки варроатоз көчле ояларны юк итә. Хәзер моның өчен махсус спрейлар да бар, бик уңайлы. Мин дә шулардан файдаланам.
Умарта оялары эчендәге рамнарга да “ревизия” ясыйм, артыкларын алып куям, начарларын ремонтлыйм.
Һәр умарта оясын бер кат карап, тикшереп чыкканнан соң артык борчымаска тырышам, чөнки бал кортлары һәрчак карап торганны яратмый. Кайчак умарта оясы янына килеп, эчке якта гөжләү бармы-юкмы икәнлеген генә тыңлап карыйм. Моңа кадәр берничә кояшлы җылы көн булганда бал кортлары актив рәвештә эшләп алдылар инде. Тал песие чәчәк аткан чак иде ул, шуннан бал җыйганнардыр, мөгаен.
Башка җан ияләрен кебек үк, бал кортларын да тәрбияләргә, тиешле эшне вакытында башкарырга кирәк. Шулай эшләгәндә бал булмый калмый ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев