Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Яңа Бәзәкәдә узган җыенда ТР Дәүләт Советы депутаты катнашты

Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров катнашында халык җыены узды.

Җыен башланганчы җитәкчеләр Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Монда авыл уңганнары җитештергән продукцияне сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.

Яңавыл Мәдәният йортында узган җыен балаларның “Шатлык” бию ансамбленең күңелле чыгышлары белән башланып китте. Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Миңнехәлил Ногоманов 2018 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, быелга планнар белән уртаклашты. Җирлеккә караган оешма-учреждение җитәкчеләренең дә чыгышлары тыңланды.

Соңыннан җитәкчеләр халык сорауларына җавап бирде. ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин үз чыгышында Яңавылның матур авыл икәнен билгеләп үтте. Ул район җитәкчелегенең халык җыенын мондый форматта оештыруларын хуплавын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев