Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бакчачы почмагы

Бакчачыларга киңәшләр

Күп уңыш алу өчен нишләргә?

ПОМИДОРДАН КҮП УҢЫШ АЛЫЙМ ДИСӘҢ

Помидорны фитофторага каршы "Фитоспорин" препараты белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен 100 грамм сыек фитоспоринны 1 стакан җылы суга салып яхшылап болгатабыз. Әзер массаны 1 аш кашыгы алып 10 литр суга кушып сибәбез.

Уңышы күп булсын дисәгез, әлеге ысулны кулланып карарга мөмкин. 10 литр суга 1 литр сөт, 10 тамчы йод салып лейка белән помидорның өстеннән коендырабыз. Йодны эремчек суына салып та коендырырга мөмкин. Помидорларны җыеп алганчы дүрт тапкыр сиптерү мөһим.

КЫЯРГА СӨТ

1 литр сөткә (эремчек суы да ярый) 1 чәй кашыгы йод кушып болгатырга. Йодлы сөтне 10 литр суга кушып кыярга сиптерергә була. Йодлы сөт эремәсе кыярның яфракларын яшелләндерә, яшәртә. Ул кыярның иммунитетын ныгыта, авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, гөмбәле авыруларны (мәсәлән, ончыл чык) дәвалый. Эремәне 2 атнадан ешрак сиптермәскә кирәк.

КӘБЕСТӘГӘ КОРТ ТӨШМӘСЕН ДИСӘҢ

Кәбестә нык булып үссен өчен, түбәндәге катнашманы сибегез. 3 литр суга даруханәдә сатыла торган бер шешә валерьян даруы һәм 1 аш кашыгы сыек сабын салып болгатыгыз. Корткычлар ияләшкән кәбестәгә шуны сибәргә кирәк. Кышка саклау өчен үстергән кәбестәне җыеп алырга бер ай кала, аны нашатырь спирты белән эшкәртегез. 5 литр суга 40 мл (бер шешә) нашатырь спирты белән 1-2 аш кашыгы сыек сабын салып сибегез.

СУГАН КЫЯГЫ САРГАЙСА

Суган һәм сарымсак саргаймыйча яшел булып үссен өчен аларны тукландырып һәм эшкәртеп торырга кирәк. Алар нәтиҗәле дә булсын өчен тәҗрибәле бакчачылар нашатырьлы-сөтле сыекча ясап карарга киңәш итә. Аны әзерләү өчен 10 литр суга 1,5 аш кашыгы нашатырь спирты һәм 250 гр сөт салырга кирәк. Катнашманы яхшылап болгатабыз. Шуннан соң суган һәм сарымсак өстенә сибеп чыгабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев