Девятернядан оста бакчачы Гөлүсә ГАТАУЛЛИНА сарымсак утырту буенча киңәшләрен җиткерә
Сарымсак утыртыр чак
Девятернядан оста бакчачы Гөлүсә ГАТАУЛЛИНА сарымсак утырту буенча киңәшләрен җиткерә
– Сарымсакны җир туңдырганчы бер ай кала утырту – иң яхшысы. Мин үзем һәр елны 8 октябрьдә утыртам. Бер атна алдан җәмәгатем Рафис җирне казып, түтәл ясап куя. Чөнки сарымсакны утыртканчы туфрак утырып өлгерергә тиеш. Күпләрне нинди зурлыктагы сарымсак төшләре утыртырга дигән сорау борчый. Мин бер елны бик эре сарымсакларның төшләрен утырттым. Уңыш та мул булыр дип уйлаган идем.
Әмма сарымсакларым сөендермәде. Шуннан соң уртача зурлыктагыларның төшләрен утырта башладым. Һәр елны эре-эре сарымсаклар алам. Сарымсак төшләрен 4-5 сантиметр тирәнлектә утыртырга кирәк. Рәт аралары 15-20 сантиметр булырга тиеш.
Кайбер бакчачыларның кыш салкын килсә сарымсак өшер дип түтәлгә салам, пычкы чүбе, корыган яфраклар, ылыс салганнарын күргәнем бар. Минем алай эшләгәнем юк, – ди Гөлүсә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев