Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Фаиз–Фирдания Тимершиннар: "Кабакны ныклап үстерә башлавыбызга 7­-8 ел инде. Аның бер мәшәкате дә юк.."

Аларның су буендагы бакчасы ерактан ук ямь­яшел булып күренә

"Яшелчәләр солтаны"

Уразайда бик күп кабак үстерүче уңган бакчачылар Фаиз–Фирдания ТИМЕРШИНнар кабак турында әнә шулай, диләр. 

Аларның су буендагы бакчасы ерактан ук ямь­яшел булып күренә. Шул яшеллек арасында кызгылт­сары, алтынсу һәм яшькелт төстәге кабаклар тирә­юньгә үзгә бер ямь биреп торалар.

– 20 сутыйлы бакчабызның яртысында бәрәңге, калганында азык чөгендере һәм кабак үстерәбез. Авылда яшәгәч, малсыз булмый.

Лаеклы ялга чыкканчы өч сыер, үгезләр, романовский токымлы сарыклар асрадык. Гомер­гомергә ат та тоттык. Узган ел атыбыз авырды. Менә шушы кабакларны ат арбасына төяп авыл урамыннан кайтуы үзе бәйрәм кебек була иде. Быел мотоцикл белән ташырга туры килер инде, – дип сөйләде гаилә башлыгы.

Ул кабакның файдасы турында да бәян итте.

– Кабакны ныклап үстерә башлавыбызга 7­-8 ел инде. Аның бер мәшәкате дә юк. Бакча елга буенда булгач, су да сипмибез, чөнки дым тарта. Бары ике тапкыр утап кына чыгабыз, ул чүпне дә күп үстерми. Быел күбесе бер пот (16 кило) чамасы, 20­-25 килолылары да очрый. Узган ел 40 килолылары да булды. Кабак ашаган сыерның сөте, ә суясы малның ите тәмле була. Быел ике үгезебез, бер сыерыбыз бар. Кабак терлекләр өчен менә дигән ризык инде. Аны иртәкич берәр чиләк турап бирәбез. Үстергән уңыш язга кадәр җитә. Кабактан пешергән ризыкларны үзебез дә бик яратып ашыйбыз, – диде Фаиз.  

Фирдания утырту өчен орлыкларны үзе әзерли икән. Ул да, җәмәгатенең сүзләрен җөпләп, кабакның файдалы үзлекләре турында сөйләде.

– Кабак витаминнарга һәм туклыклы матдәләргә бик бай. Тәме үзенчәлекле. Кабактан аш­пюре, бәлеш, коймак пешерәм, кайнатма һәм сок әзерлим, – диде хуҗабикә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев