Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Әгерҗедән Раушания Тимкина бакча үстерү серләре белән уртаклаша

Бу көннәрдә Раушаниянең язгы бакча эшләренә старт биргән мәле

Раушания Тимкинаны күпләр “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе һәм автомәктәп директоры буларак кына беләләрдер. Ул –бик оста бакчачы да. Җәен Казанская урамында аларның йорты яныннан берәү дә битараф кына узып китә алмый. Күз явын алырлык матурлык капка төбеннән үк башлана.

Бу көннәрдә Раушаниянең язгы бакча эшләренә старт биргән мәле. Борыч, помидорлар чәчү белән мәшгуль ул. Бакча серләре белән ютубта «Урожайный огород своими руками» дигән үз каналында да уртаклаша. Әлегә анда берничә видеоязма гына бар. Әмма алар бакчачылар өчен бик файдалы.
Раушания Тимкинаның бакча үстерү буенча киңәшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Нәрсә генә чәчсәң дә, утыртсаң да туфракның уңдырышлы, файдалы матдәләргә бай булуы мөһим. Балчыкны көздән уңдырышлы урыннан алып, аңа азрак ком өстәп, иләп, кышка салкын урында калдырам. Чәчәр вакыт җиткәч иң беренче эшне туфрактан башлыйм. Листларга салып, дымлырак булсын өчен азрак су сибеп 60-120 градуслы духовкада 30-40 минут тотам. Кулга кайнар була башлагач газны сүндерәм. Чөнки туфрак артык кызса, файдалы матдәләр юкка чыга. Суынганчы тотам да, биш өлеш балчыкка берәр өлеш исәбеннән биогумус һәм вермикулит салам. Әлеге минераль өстәмәләр туфракның уңдырышлылыгын арттырырга ярдәм итәләр. Туфракка торф өстәргә дә мөмкин. 

Тулысынча материалны газетабызның сигезенче номерында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев