Яратып эшләсәң, уңыш та сөендерә
Гали авылында яшәүче Рафил–Гөлия ФӘРХУШИНнарның бакчалары, әйтерсең лә, капка төбеннән үк башлана
Биредә иртә яздан кышка кадәр чәчәкләр сөендерә. Нинди генә төрләре юк аларның?
АЛЛЫ-ГӨЛЛЕ ЧӘЧӘКЛӘР
– Мин, җәй кызы, гөлләргә гашыйк. Көзен бакчалар бушап калгач, төп игътибар өйдәге гөлләремә күчә. Ел әйләнәсе аллы-гөлле чәчәкләр арасында матурлыкка сокланып яшибез, – ди Гөлия ханым.
Күпьеллык нәркис, лалә, ирис һәм примула чәчәкләре яз көне үк бакча-ишегалларын ямьгә күмгәннәр инде. Калина бульденеж, вербейниклар да бик матур чәчәктә утыралар. Бәрхет чәчәкләр, петунияләргә дә сокланып туеп булмый. Бик тиздән канәфер, цинния, гортензия, спирея, кашкарыйлар да чәчәк атарлар.
– Безнең һәркайда чәчәк. Бер еллыкларын март аенда ук теплицага чәчәм дә, көннәр җылынгач күчерәм. Яратканга шулай шау чәчәктә утыра торганнардыр, – ди Гөлия ханым.
Аны җәй көне бакчада яши дисәң дә була. Иртәдән кичкә кадәр чәчәкләр, яшелчәләр арасында ул.
– Кичләрен ирем белән капка төбенә чыгабыз да, кояш фонарьлары яктылыгында матурлыкка сокланып утырырга яратабыз, – ди.
ИҢ ЯХШЫ АШЛАМА – АТ ТИРЕСЕ
Фәрхушиннар теплицасында кыярлар күптән өлгергән инде. Помидорлары да кызарыр вакыт җиткән.
– Быелга кадәр кыярны ачык һавада үстерә идек. Узган ел теплица сатып алдык та анда помидор гына утырттык. Быел помидорлар янына кыяр да утыртып карадым. Оста бакчачылар бу яшелчәләрне бер теплицада үстерергә ярамый, диләр. Мин әлегә зыянын күрмим. Икесе дә бик яхшы үсәләр, – ди Гөлия ханым.
Кыярның "Татарин", "Бобрик", "Пикулька" сортларын утырткан.
– Теплицаны көздән үк ат тиресе, туфрак кертеп әзерләп куйдык. Помидорга да, кыярга да иң яхшы ашлама – ат тиресе. Башка бернәрсә белән дә ашлаганым юк, – ди Гөлия апа.
Кыяр, помидорны теплицага март ахырында ук күчергән. Баштарак өсләренә янә бер кат парник ясап торганнар. Чөнки ул вакытта салкын көннәр шактый булды.
Кыярның астан өч-дүрт яфрагын, мыекларын өзеп тора, чөнки алар туклыклы матдәләрне алалар. Картайган һәм авыру яфракларны да өзә. Монысы кыярда чир таралмасын өчен эшләнә.
Кыярга суны кич белән, бер төпкә 1,2-1,5 литр исәбеннән сибә.
– Су җылы булырга тиеш. Һәм аны үсентенең төбенә генә сибәргә кирәк. Кыярның тамыр системасы өслектә генә урнашканлыктан сак кына сибү мөһим, – ди бакчачы.
Өлгергән кыярларны җыеп бара. Чөнки алар башкаларга үсәргә ирек бирмиләр.
Гөлия ханым ачык һавада үстерү өчен дә кыяр орлыкларын шытарга куйган. Димәк, теплицадагылары өлгереп бетүгә алары җитешәчәк.
Бакчаларындагы 180 төп помидор да бик матур гына үсеп киләләр. Каен, бакча җиләкләренең дә өлгерер вакытлары җиткән.
– Бакча зур, бөтен нәрсәгә дә урын җитә, – диләр Фәрхушиннар.
Ялларда Ижауда яшәүче кызлары Гөлназ һәм кияүләре Руслан да кайтып ярдәм итәләр.
– Бергәләп эшләве тагын да күңелле, рәхәт, – диләр Фәрхушиннар.
Гөлия ханымның кулы җиңел, диләр. Ә ул үзе һәр эшне бисмилла әйтеп һәм күңел биреп башкарганга, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә мул уңыш белән сөендерә, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев